Татар, рус, чуаш, мордва - барлыгы 30лап уникаль кул эше. Буа музеена курчаклар күргәзмәсе килде (фото).
Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан туган якны өйрәнү музеенда шундый күргәзәмә эшли башлады.
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Альмира Альбертовна Мазитова үзенең кул эшләре белән Халыкара, Россия күләмендә танылу тапка оста. Музей директоры Люция Әхмәтҗанова белдерүенчә, аның шәхси фондында 5 меңнән күбрәк төрле милләтләрнең мәдәниятен, милли киемнәрен, матурлыгын чагылдырган курчаклары бар. Ә Буада ноябрь ахырыга кадәр эшләячәк күргәзмәгә 30 эшен куйган. Арада әле яңа генә тегеп бетергән курчаклар да бар.
-Альмира Альбертовна профессиональ дәрәҗәдәге кул эшләре остасы. Ул бик оста чигүче дә. Безнең үтенечебез буенча моннан берничә ел элек ул Буа районының картасын чиккән кеше. Курчакларны ясар алыннан әлеге милләтнең барлык нечкәлекләрен, мәдәниятен өйрәнергә кирәк. Аның эшләрендә барлык нечкәлекләр дә ачык чагыла. Күргәзмәдә башкорт, мордва, әзербәйҗан, удмурт, үзбәк, якут, япон, керәшен, татар, рус, чуаш һәм башка милли киемнәрдән булган эшләр белән танышырга була. Күргәзмәне ачуда безнең районда яшәүче төрле милләтләр катнашты. Һәм курчакларга соклану белдерделәр,- диде Люция Мавлютовна. Тантанада автор Альмира Альбертовна үзе дә катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев