Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарның горур кызы

Чираттагы язмам Буада яшәп иҗат итүче шагыйрә, популяр җырлар авторы, язучы Гөлнур Айзат. Башына милли калфак , аягына татар читеген кигән искиткеч ханым турында.

Гөлнур Хәлил кызы татар халкының миллилек үрнәге, татар теле һәм әдәбиятын үстерүдә зур өлеш керткән талантлы язучы, шагыйрә. Аның каләме белән иҗат ителгән шигырьләр һәм проза әсәрләре милли рухыбызның якты чагылышы булып тора. Ул үз иҗатында халыкның көнкүрешен, авыр язмышын, саф күңеллелеген һәм олы хыялларын оста сурәтли. Аның әсәрләре аша татар теле байый, әдәбиятыбыз дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрелә. Ул – милли горурлыгыбыз, иҗат уты сүнмәс шәхес.

– Татар булуым белән горурланам. Татар теле мине бик күп бөек шәхесләр белән таныштырды, - ди шагыйрә үзе.

 
Ул күп еллар буе «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе булып торды. Район халкына миллилекне сеңдерде, гореф-гадәтләребезне кадерләргә, туган телне өйрәнергә һәм киләчәк буынга тапшырырга өндәде. Аның тырышлыгы белән оештырылган очрашулар, кичәләр, бәйрәмнәр һәр йөрәктә милли хисләр уятты. Ул – хатын-кызлар арасында абруйлы остаз, яшьләргә үрнәк шәхес.


Гомер буе укутучы буларак мәктәптә укучыларга татар теленең байлыгын, матурлыгын өйрәтте. Аның сабаклары гади дәрес түгел, ә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү үзәге иде. Ул балаларга әкиятләр, такмаклар, халык җырлары аша телебезнең нечкәлеген аңлатырга тырышты. Һәр сүзнең тарихын, һәр әйтемнең мәгънәсен ачып бирде. Аның рәхмәте белән күп кенә укучылар татар теле бәйгеләрендә призлы урыннар яулады, шигырьләр яза башлады, ә кемнәрдер киләчәктә тел укытучысы һөнәрен сайлады. Ул балалар күңелендә милли горурлык уятып, аларны туган теленә чын күңелдән гашыйк итте.

Ул Буаның элеккеге Луначарский исемендәге мәктәптә рус телле балаларга татар телен укыткан педагог. Бер сүз татарча белмәгән балалар, аның тырышлыгы һәм осталыгы аркасында бер-бер артлы татарча сөйләшә башлаганнар. Ул уен аша өйрәтү, кызыклы әңгәмәләр, халык җырлары һәм шигырьләр ярдәмендә балаларның телгә карата кызыксынуын уятты. Чит телле балаларның татарча аралашуын күреп, ата-аналар да сокланды, ә күпләр үзләре дә ана телен өйрәнергә омтыла башлады. Ул чын мәгънәсендә милләтләр арасында күпер салучы, татар теле аша дуслык һәм үзаң тәрбияләүче остаз.


Ул татар хатыннарына хас сабырлыкка ия. Дистә елдан бирле авыру ирен карый. Бу озак еллар дәвамында ул зарланмый, авырлыклар алдында баш ими. Иртән торудан алып кичкә кадәр аның көн тәртибе – иренә дарулар бирү, ашату, юындыру, күңелен күтәрү. Тик аның йөзеннән түземлек нуры төшми. Ул авыруын үз тәнендә йөртүче кебек, аның һәр сулышын тоеп яши. Шуның белән бергә, ул иҗаттан да аерылмый – иренең йокысын саклап, төннәр буе шигырьләр яза. Аның сабырлыгы – татар хатын-кызының рухи ныклыгының иң матур үрнәге. Бу мәхәббәт һәм тугрылык аның иҗатына да үтеп керә, шигырьләренә тирән мәгънә бирә. Аның язмышы – көчле рухлы, изге күңелле хатын-кызлар дастаны.

Гөлнур Айзат шәһәрнең Р.З. Сәгъдиев исмендәге мәктәптә Ренат Харис исемендәге музей оештыручысы. Бу музей – аның күп еллык хезмәте, тырышлыгы һәм талантлы шагыйрә буларак зур өлеше. Музейда Ренат Харисның балачагы, иҗат юлы, әсәрләре, шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары тупланган. Ул музей аша укучыларны бөек шагыйрь иҗаты белән якыннан таныштыра, аларда әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт уята. Музейда даими рәвештә әдәби кичәләр, шигырь уку бәйгеләре, очрашулар оештырыла. Аның тырышлыгы белән музей мәктәпнең горурлыгына, районның әдәби үзәгенә әверелде. Ул үзе дә бу музейның җаны, алып баручысы һәм рухы. Ренат Харис иҗатын пропагандалау – аның тормыш эше.


Ул хәзер дә иҗаты, шигырьләре, китаплары белән Буаны данлап яши. Аның яныннан иҗат кешеләре өзелми. Һәр шигъре – туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә бер мәдхия. Һәр китабы – Буа тарихыннан бер сәхифә, халык хәтеренә бер сызык. Аның каләменнән чыккан саф күңелле юллар районның бүгенге тормышын, авылдашларының шатлыгын һәм борчуларын сурәтли. Яшь шагыйрьләр һәм язучылар аңа ияреп, үрнәк алып, тәҗрибә туплый. Шушы изге бәйләнеш өзелми – ул яши һәм иҗат итә, ә аның тирәсенә җыелган иҗат кешеләре аның эшен дәвам иттерә, татар әдәбиятына яңа сулыш, яңа моң өсти. Буаның бүгенге рухи тормышы – аның һәм шәкертләренең уртак хезмәте нәтиҗәсе.

Әлфинур Йосыпова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев