Татарстан авыл җирлегендә мәдәният объектлары салу буенча лидер төбәк булып санала
«Мәдәният» илкүләм проекты турында ишеткәч, ул безнең өчен бәйрәм булды. Мин мәдәният өлкәсендә 15 елдан артык эшлим. 15 ел элек мәдәният тармагы илкүләм өстенлекле юнәлеш булыр дип уйлап та булмый иде», диде мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта.
«Мәдәният» илкүләм проектның «Мәдәни тирәлек» региональ программасы кысаларында Кукмара, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Биектау, Мамадыш, Әлмәт, Баулы, Актаныш районнарында 13 авыл клубына ремонт ясалган. Апас, Әлки, Арча, Биектау, Кукмара,Кайбыч районнарында 8 мәдәният йорты төзелгән.
«Программа кысаларында Түбән Камада 2 нче музыка мәктәбе, Яшел Үзән, Баулы, Кукмара, Арча районнарында музейлар төзекләндерелде, Яшел Үзәндә Музыкаль театр бинасы яңартыла. Буада Район мәдәният йорты реконструкцияләнде – анда театр эшләячәк», дип санап үтте министр.
«Сәясәтчеләр алдагы сайлаулар турында, ә дәүләт эшлеклеләр алдагы буын турында уйлыйлар» дигән акыллы сүзләр бар. Илебездә мәдәнияткә никадәр инвестицияләр кертелүен күреп, алдагы буыннар турында уйлыйбыз дия алабыз», дип йомгаклады ул фикерен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев