Татарстан авылларында почтальоннарга өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк
2026 елда Татарстан бюджетыннан авыл почта бүлекләренең 2,3 мең хезмәткәренә ярдәм итү өчен 55,3 миллион сум акча юнәлдереләчәк.
Бу карарны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Күп кенә авыллар өчен почта – ул бары тик хатлар һәм газеталар гына түгел, ә пенсия алу, хезмәтләр өчен түләү, товарларга заказ бирү яки туганнарга посылка җибәрү өчен бердәнбер мөмкинлек. Әгәр почтальоннар китсә, бүлекләр ябыла – һәм кешеләр тышкы дөнья белән элемтәсез кала.
«Почта хезмәткәрләре күп вакытта өлкәннәргә бердәнбер аралашучы, хәбәрләрнең төп чыганагы, балалар һәм оныклар белән элемтә булып тора. Субсидияләр тармак хезмәткәрләрен якларга һәм авыл җирлекләрендә почта бүлекләрен сакларга ярдәм итә», – дип аңлатты ТР санлы үсеш министры Илья Начвин.
Бүгенге көндә Татарстанда почта элемтәсенең 1,1 меңдән артык объекты эшли, шуларның 870дән артыгы – авыл җирлегендә. 2025 елда почта хезмәткәрләре республика халкына 55 миллион хат, 16 миллион газета-журнал, шулай ук 263 мең пенсия тапшырган.
Түләү 2026 ел ахырында бер тапкыр башкарылачак. Мондый ярдәм чарасы 2024 һәм 2025 елларда да булган иде – һәм инде тармакта кадрларны саклап калуга, авыл халкы өчен тотрыклы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев