Татарстан белгечләре быел җыелган арпада пестицид тапкан
2025 елның 15 июленнән 1 октябренә кадәр Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалына тикшерү өчен арпаның 190 пробасы килгән (56,4 мең тоннадан артык).
2025 елның 15 июленнән 1 октябренә кадәр Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалына тикшерү өчен арпаның 190 пробасы килгән (56,4 мең тоннадан артык). Филиалда әлеге төр ашлыкны тикшерүләр саны 705ка артып, 5,5 меңгә (узган ел - 3,2 мең) җиткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Анализ ашлыкның төсен, исен, дымлылыгын, чүп һәм бөртек кушылмаларының фракцион составын, аксымын, корткычлар белән зарарлануын һәм башкаларны тикшерүне үз эченә алган.
Сынаулар барышында 10 пробада «Лямбда-цигалотрин» пестицидының рөхсәт ителгән нормадан (0,01 мг/кг) 3-12,5 тапкыр артуы ачыкланган. 5 пробада дымлылыкның югары булуы теркәлгән, ә 1 үрнәк «Бөртекле кушылма» күрсәткеченә туры килмәгән.
Октябрь башына булган мәгълүматлар буенча, 2025 елда Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәгенең Татарстан Республикасындагы филиалы белгечләре тарафыннан 200 мең тоннадан артык арпа тикшерелгән, 303 пробага анализ ясалган һәм 9,4 мең тикшеренү үткәрелгән.
Арпа Татарстанда иң мөһим авыл хуҗалыгы культурасы булып кала. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда 1,2 миллион тонна арпа җыелган, уртача уңыш – гектарыннан 37,4 центнер. Бу узган елгыдан 305ка (гектарыннан - 28,6 центнер) артыграк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев