Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан яшьләре үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча ота ала

Татарстан яшьләре үз проектын тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча ота ала

Татарстанда яшәүче 35 яшькә кадәрге яшьләр «Росмолодежь. Грантлар» бәйгесендә катнаша ала. Анда үз проектыңны тәкъдим итеп, аны тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Бәйгенең максаты — яшьләрне иҗатка һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, аларның идеяләрен ил файдасына тормышка ашырырга булышу. 2025 елда бу бәйге Россиянең 89 төбәген иңләгән, шулай ук аңа беренче тапкыр Абхазия вәкилләре дә кушылган. Бу чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Ул яшьләргә белем алу һәм үсү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруны күздә тота.

«Бу безнең яшьләргә үзләрен күрсәтү һәм социаль әһәмияткә ия билгеле бер проблемаларны хәл итү өчен искиткеч мөмкинлек. Безнең республика Росмолодежь грантларын җәлеп итү буенча Россиянең биш төбәге арасына керә. Шуңа күрә, быел да Татарстан яшьләре бу процесска актив кушылыр дип уйлыйм», – диде республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Росмолодежь. Грантлар – 1 сезон» бәйгесе 2025 елның 14 февраленнән 23 мартына кадәр узды. Анда Россиянең бөтен төбәкләреннән 20 меңгә якын, шул исәптән Татарстан яшьләреннән 638 гариза тапшырылган. 1,4 меңнән артык проект җиңүче булды, аларның 47се Татарстаннан һәм алар барлыгы 27 млн сумлык грант откан.

Гаризаларны 27 февральдән 15 апрельгә кадәр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) сайтында калдырырга була.

Катнашу өчен шартлар:

  • Команда җитәкчесе һәм катнашучылары 14-35 яшьлек булырга тиеш;
  • Элегрәк бәйгедә җиңүче булган очракта да, катнашырга ярый
  • 18 номинациянең берсе буенча проект тапшырырга кирәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-yaslare-uz-proektyn-tormyska-asyru-ocen-15-million-sumga-kadar-akca-ota-ala-5919898

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев