Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан илкүләм проект буенча авыл хуҗалыгы кооперациясенә 2 мең яңа әгъза җәлеп итәчәк

2024 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясенә 2,3 мең яңа әгъза җәлеп итәргә планлаштырыла. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел 1 июньгә республикада кооперациягә 245 кеше кушылган.

«Дәүләт ярдәме хисабына авыл хуҗалыгы кооперациясе секторы аеруча көчле үсеш күрсәтә, кооперациягә җәлеп ителүчеләр саны 17 мең кешегә җитте, акчалата керем бер ярымга артып, 14,6 млрд сум тәшкил итте», – дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Кооперативларның ел саен илкүләм проект кысаларында, кооператив әгъзаларыннан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга тотылган чыгымнары каплана. 2023 елда 74 кооператив һәм эшкәртүче 352,4 млн сум күләмендә субсидия алган, дип хәбәр итәләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

13-31 майда кооперативлар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләрнең чыгымнарын 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I кварталы өчен еллык лимиты 215,6 млн сум тәшкил иткән субсидияләүгә сайлап алу үткәрелде. Беренче тапкыр ул «Электрон бюджет» системасы аша тулысынча электрон форматта узды. 236 миллион сумга 136 гариза килгән. Хәзерге вакытта сайлап алуга нәтиҗәләр ясала.

Моннан тыш, эш башлаучы һәм дәвам итүче кооперативлар өчен грант ярдәме дә каралган.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануын игълан итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев