Татарстан юлларында су басуны авариясез үткәрүгә әзерлек турында сөйләделәр. Шул исәптән Буа районы буенча да
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә утырыш узды. Төп тема – республиканың Татарстанда язгы ташуларны үткәрүгә әзерлеге. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин катнашты.
Министр урынбасары быел автомобиль юлларында, күпер корылмаларында һәм су үткәргеч торбаларында су басуны авариясез үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. Юл аша су чыгу мөмкин булган потенциаль куркыныч участоклар билгеләнде.
– Бүгенге көндә федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында 168 күпер корылмасы бар, алар су басуны үткәрүгә әзер. Барлыгы 1076 су үткәргеч торбаның 660ы кардан чистартылды, – диде Рәнис Фәйзуллин.
Түбән сулы күперләрдә бозның калынлыгы көн саен үлчәнә, су басуның актив фазасында хәрәкәтне туктату мөмкин һәм моның өчен тәүлек буе дежурлык оештырылачак.
Буа районында ике түбән сулы күпер бар, алар су астында калу куркынычы астында. Бу «Казан - Ульяновск» автомобиль юлындагы Свияга елгасы аша күперләр –Килдураз –Бәбки, 2007 елда, һәм «Вольнистан – Кыят – Яшевка» автомобиль юлындагы (Немчиновка), 2000 елда төзелгән. Су дәрәҗәсе күтәрелгәндә, бу күперләргә юл ябылачак.
Чыганак: Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев