Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырган гаилә кунагына Буадан кемнәр барачагы билгеле
Быел анда Ләйсән һәм Рөстәм Сәмәрхановлар барачак.
Аларның гаилә стажы 28 ел. Сәмәрхановларны бу мәртәбәле кунакка чакырулары юкка түгел, алар район тормышы өчен янып яши. Рөстәм Әбрар улы 33 ел буе буалыларның сәламәтлек сагында тора, ә Ләйсән район архивын җитәкләү белән бергә җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.
Сәмәрхановларның гаилә тарихын район газетасының җомга саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев