Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

«Татарлыгым белән горурланам»

Буаның милли «йөзек кашы» диеп атарлык тагын бер асыл кызы бар. Ул - Нурия Гайнуллова, «Ак калфак» җәмәгатьчелек оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе. Шагыйрә, язучы Гөлнур Айзаттан эстафетаны кабул итеп алып, лаеклы рәвештә аның эшен дәвам итүче

Гомере мәдәният йортында, сәхнәләрдә татарча чаралар алып барган һөнәри яктан нык оста Нурия апа мөгаен, башкача булдыра да алмыйдыр. Аның өчен татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре эшендә төп юнәлеш булып тора. Район мәдәният йорты сәхнәсендә ул беренче тапкыр "Нәүрүз гүзәле" бәйгесен оештыра. Буй җиткән кызларны матурлыкта, уңганлыкта сыный. Җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барган чараларны да алып барып, лаеклы итеп район кунакларына тәкъдим итә. Матур, төзек сөйләм теле, татарларга хас тыйнаклык белән сокландыра торган ханым ул. Моны район, республика җитәкчелеге дә белә. Шуңа да аны югары дәүләт дәрәҗәсенә - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаеклы, дип таныйлар.

2018 елдан "Ак калфак" җәмәгатьчелек оешмасын җитәкли башлагач, аңарда татарлыкка омтылу көчәя.
-Мин шундый инде: кая барсам да татарлыгым, халкым белән горурланам. Шатланып милли күлмәкләр, калфак киям. Шуңа бу оешма эшен дә бик яратып алып барам, - дип сөйләде ул безгә.

Әгәр дә кешедән теләк зур икән, аның эшләре дә уңа. Шуңа ул район буенча 300ләп "калфакчыларны" җыя. Авылларда да көндез эш белән мавыккан хатын-кызлар мәдәният йортына килеп, татарча чаралар оештыралар. Ә җитәкчеләре Нурия Гайнуллова исә аларның төп киңәшчесе, ярдәмчесе. Шул хатын-кызлар онытылган татарның милли йолаларын халык арасына кайтаралар, нечкәлекләрен өйрәнеп, сәхнәдә күрсәтәләр. Шулай итеп, төрле буын кешеләр "Юрган сыру", "Сөлге чигү", "Су юлы", "Каз өмәсе" һәм башка йолаларны күрә алдылар. Иң мөһиме, аларны киләчәк буын күрә: алар мондый матур күренешләрне һич кенә дә онытырга тиеш түгелләр

.
Моннан тыш Нурия ханым шәҗәрәләрне өйрәнү, аларны барлау буенча да зур өлеш алып бара. Ә ерак әби-бабаларны белү - кирәкле һәм файдалы эш. Балаларга биреп калдырыр өчен зур мирас

.

Нурия Гайнуллова мәктәпләрдән талантлы яшьләрне табып алып, аларны җиңүләргә дәртләндерә. Мәсәлән, алдагы елларда Буадан Илфат Исмәгыйлев иншалар бәйгесендә урын алды. Ә соңгы вакытта ике ел рәттән "Ак калфак" җәмәгатьчелек оешмасы үткәргән Бөтенросиия конкурсында Буа егетләре урыннар ала. Былтыр Буа районы Аксу авылыннан Искәндәр Гобәйдуллин беренче, быел Буа ветеринария техникумы студенты Адел Мәүлетов өченче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
Әлбәттә, мәкалә героемның уздырган чараларын санап бетереп тә булмый. Мәсәлән, "Татар кызчыгы, татар малае", "Татар кызы" бәйгеләренең район этапларын оештыручы ул һәм башкалар

.

Кыскасы, милләтнең киләчәге өчен яңа торган райондашыбыз ул. Соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен хәйрия концертларын куеп, алгы сызыктагы ир-егетләргә булышу эшен дә башкара. Аңа ярдәмгә районның үзешчән артистлары һәм "Гөлҗамал", "Буа моңнары" ансамбльләре килә. Кыскасы, бергәлектә - көч. Шулай ук аның җитәкчелегендә "калфаклылар" оекбашлар бәйләп, токмачлар кисеп, гуманитар штабка тапшырдылар.

Нурия Гайнуллова киләчәктә дә әлеге җәмәгатьчелек эшен дәвам итәчәк. Милләтнең милләт итеп саклап, татарның югары дәрәҗәсен шундый хатын-кызлар күтәрә дә инде.

Әлфинур Йосыпова

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев