Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан синоптиклары Яңа ел төнендәге һава торышы турында сөйләде

Яңа ел төнендә Татарстанда, көнчыгышка китүче циклонның тылдагы өлешендә, кар явачак, кайбер районнарда буран көтелә. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.

«Ял көннәрендә, 30-31 декабрьдә, Россиянең Европа өлеше территориясенең төньяк-көнбатышыннан күчә торган циклоннар йогынтысында, республикада кар, җепшек кар, көньяк районнарда карлы яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр фаразлана», - диелә хәбәрдә.

30 декабрьдә тәүлек дәвамында кайбер районнарда томан төшәргә, 31 декабрьдә көндез буран чыгарга мөмкин. Шимбә көнне һава температурасы -6..-11 градус, көндез -2..-7 градус, республиканың көньяк районнарында +1 градус тәшкил итәчәк.

31 декабрьдә исә төнлә -2..-7 градус, төньяк районнарда -12 градус, көндез +1..-4 градус булыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев