Татарстан халкын кошларга җимлек ясау бәйгесендә катнашырга чакырылар
«Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү конкурсына гаризалар кабул ителә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Конкурсның максаты – экологик мәгърифәтчелек, хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикаларын популярлаштыру.
Катнашу өчен җимлек әзерләп, аны урнаштырырга, аннары «Кошларның сакчылары» акциясе битендә теркәргә һәм шәхси кабинетта хисап тапшырырга кирәк. Мәҗбүри шарт – фотоларга төшерү һәм социаль челтәрләрдә #хранителиптиц һәм #эковики хештегларын кулланып, акцияләр турында сөйләү.
Хисапны 2024 елның 31 мартына кадәр тапшырып була.
- Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак итеп рәсми сайтта белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев