Татарстан халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россиянең 10 төбәге исемлегенә кергән
Татарстан Республикасы 2023 елның апрель-июнь айлары нәтиҗәләре буенча халыкның керем дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында 9нчы урынны алды.
Тикшеренүләрне Росстат мәгълүматларына нигезләнеп РИА Новости үткәргән.
Татарстанда җан башына уртача керем аена 51,3 мең сумга тигез, ел буена 11,5 процентка үсеш күзәтелгән.
Татарстанның күршеләре Сахалин һәм Мәскәү өлкәләре булып чыкты.
Рейтингның лидеры Ямал-Ненец автономияле округы булды (җан башына уртача керем айга - 140,3 мең сум).
Алга таба кимү тәртибендә Ерак Төньякның башка төбәкләре: Ненец һәм Чукотка автоном округлары, Магадан өлкәсе урнашкан.
Мәскәү (җан башына аена - 99,6 мең сум) бары тик бишенче урында, Санкт-Петербург (җан башына уртача керем аена - 71,1 мең сум) алтынчы булып тора. Җиденче урында - Ханты-Манси автоном округы - Югра.
Карачай-Черкас абсолют аутсайдер булып чыкты, анда елның II кварталы нәтиҗәләре буенча җан башына керем 21,5 мең сум тәшкил иткән. Тыва, Ингушетия, Калмыкия һәм Ставрополь краенда вазгыять бераз яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев