Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстан хәрби комиссариаты: Контракт буенча хезмәткә алыну өчен паспорт та җитә

Контракт буенча хезмәткә алыну өчен паспорт та җитә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы урынбасары Рөстәм Сафиуллин сөйләде.

Ул аны контракт буенча хезмәткә ярдәм итү өчен «ВСЕ СВОИ» беренче телемарафоны вакытында җиткерде.

«Яңа гасыр яңа таләпләрен куя, һәм бу таләпләрдән чыгып, контракт буенча хезмәткә керү өчен паспорт та җитә — алга таба механизм эшләп бетерелгән. Кандидатларны хәтта хәрби билеты булмаса да карыйбыз», — диде ул.

Рөстәм Сафиуллин билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция зонасында гражданлык белгечлеге дә файдалы булырга мөмкин.

«Без белемен, осталыгын исәпкә алабыз һәм тиешле вазифага җибәрәбез», — диде ул.

Искәртеп узабыз, хәрби хезмәткәрләр ипотекага дәгъва итә ала.

«Мин үзем дә бу ипотеканы кулландым. Фатирны аласың, ә Саклану министрлыгы түли. Бик уңайлы, тоткарлыкларсыз. Сез хезмәт иткән вакытта ипотека түләнәчәк», — дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Шулай ук контрактчыларга яралану һәм имгәнүләрдән иминиятләштерү каралган, фаҗига булган очракта, гаиләләр җитәрлек түләүләр ала, дип өстәде ул.

«Махсус хәрби операциядә катнашучылар барысы да сугыш хәрәкәте ветераны була. Алар өчен ташламалар, шифаханә-курортта дәвалану каралган. Хәрби хәрәкәт ветераны буларак шуны әйтәм: тормышта үз хезмәтеңнең әҗереннән файдалану бик күңелле», — дип нәтиҗә ясады ул.

Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр көне буе дәвам итәчәк.

Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 нче колл-үзәк эшли, анда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзерләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев