Татарстан Хөкүмәте педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» дигән яңа грантны раслады
Татарстанда педагогларга ярдәм күрсәтү өчен яңа грант барлыкка килде, ул «Безнең яңа укытучы» дип атала. Ул шул исәптән белем бирү учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын бетерергә булышыр дип көтелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.
Грантка ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре дәгъва кыла ала. Аларның югары яки урта һөнәри белеме булырга тиеш. Грант алу өчен гариза тапшырган вакытта педагогларның яше 35тән узмаска, ә һөнәри стажлары ким дигәндә өч ел тәшкил итәргә тиеш, диелә документта.
Нигезләмә буенча, елына барлыгы 200 грант тапшырылачак. Түләүләрне тиешле сайлап алу үткәннән соң алырга мөмкин.
Грантның максатлары – кадрлар кытлыгын бетерү, перспективалы педагогларга ярдәм күрсәтү, аларның һөнәри үсешенә мотивация булдыру һ.б.
Шәһәр мәктәпләрендә кадрлар кытлыгы күзәтелә. Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, бигрәк тә башлангыч сыйныф укытучылары җитми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев