Татарстанда 230 меңнән күбрәк кеше грипптан прививка ясаткан
Татарстанда гриппка каршы массакүләм вакцинация дәвам итә.
Табиблар үз пациентлары өчен иң яхшы үрнәкне үзләре бирүенә ышана. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген Казанның 20 нче поликлиникасында гриппка каршы прививканы республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ясатты. Ул татарстанлыларны үз үрнәгенә иярергә һәм үзләрен куркыныч авырудан сакларга чакырды.
«Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, республикада 7 сентябрьгә 234 меңгә якын кеше прививка ясатырга өлгергән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев