Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда 9 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстанда 9 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлый.

Бәяләр фиксацияләнгән һәм продукциянең төренә бәйле рәвештә уртача ваклап сатудан түбәнрәк булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм 14 муниципаль районда үткәреләчәк», – дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Продукцияне ярминкә мәйданчыкларына китеүне муниципалитетлар һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре тәэмин итәчәк. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр атна саен эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев