Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә
Бүген, 7 гыйнварда, Юлиан календаре буенча Раштуа көнендә, Татарстанда элегрәк урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада күк йөзе аязучан болытлы булачак. Кайбер урыннарда аз гына кар яварга мөмкин, әмма Казанда түгел, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Җил төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан 3-8 м/с тизлектә фаразлана. Юлларда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, бозлавык барлыкка килә.
Төнге һәм иртәнге суыклардан соң (-26 градуска кадәр, ә аязганда -29 градуска кадәр) термометр баганалары тәүлекнең якты вакытында -16, -21 градустан югары күтәрелмәячәк. Шул ук вакытта төбәкнең төньягында -25 градуска кадәр, Казанда -18 градустан -20 градуска кадәр суыклар көтелә.
4-9 гыйнвар көннәрендә аномаль салкыннар аркасында Татарстанда шторм кисәтүе гамәлдә. Төбәктә гыйнвар ае гадәттәгедән карлырак булырга тиеш. Елның беренче ае нормадан сигез градус салкынрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев