Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, кайбер районнарда томан була

Бүген Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Көндез явым-төшем ихтималы аз, республиканың кайбер районнарында томан фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«5 гыйнварда төнлә һәм көндез томан төшәчәк», - дип кисәтте синоптиклар.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 3-8 метрга кадәр була. Төнлә һәм иртән һава температурасы -20..-25 градус, аязганда -28 градуска кадәр. Көндез һава температурасы -16..-21 градус.

Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләрне юлларда бозлавык булуы турында кисәттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга начар һава шартларында юлларда сак булырга киңәш итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев