Татарстанда баласы гомерен куркыныч астына куйган ата җавап тотачак
2025 елның җәендә бер яшүсмер таныклыгы булмый торып, торак пунктларның берсендә юлга чыга.
2025 елның җәендә бер яшүсмер торак пунктларның берсендә юлга чыгып, кагыйдәләрне бозган һәм шунда ук ике автомобиль, шул исәптән «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Ул авыр тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Татарстан Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
«Балигъ булмаганны аның тормышы өчен куркыныч тудыручы гамәлләр кылуга җәлеп итү» маддәсе буенча җинаять эше судка тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев