Татарстанда бераз кар һәм көчле җил көтелә
Бүген, 28 декабрьдә, Татарстанда болытлы һәм дымлы һава торышы саклана, әмма температура фоны бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Көндез бөтен төбәктә бераз кар явачак дип фаразлана. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге 5-10 метр, урыны белән 13 метр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык сакклана.
Татарстанда һава температурасы тәүлекнең якты вакытында - 2..-7 градус (республика башкаласында -2..-4 градус) тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев