Татарстанда бик күп кар явуы һәм буран көтелә
Бүген, 2 декабрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада болытлы һава торышы. Төнлә ява башлаган кар иртән һәм көндез урыны белән тагын да көчәячәк. Кайбер районнарда, шулай ук Татарстан башкаласында буран фаразлана.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кар күп яву сәбәпле, күз күреме 1000 метрга һәм аннан азракка начарланачак. Төбәк юлларында бозлавык, ә көндез кар көртләре хасил булырга мөмкин.
Иртән кайбер районнарда томан төшә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә исә, аннары ул төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак.
Көндез Татарстанда һава температурасы 0..-5 градуска кадәр күтәрелә, Казанда -3..-5 градус, ди метеорологлар.
Синоптиклар татарстанлыларга декабрь температура аномалиеларыннан башка узачак дип белдергән иде. Республика Дәүләт автоинспекциясе, атна азагында һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда сак йөрергә киңәш итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев