Татарстанда бу атна томан, кар һәм -15 градус салкын белән тәмамланачак
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда бу атна томан, кар һәм -15 градус салкын белән тәмамланачак

Якшәмбе төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә томан, шулай ук бераз кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төньяк-көнбатыштан искән җил көньяк-көнбатышка күчә. Көндез аның тизлеге көчәйгәндә секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -7..-12 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта термометрның терекөмеш баганасы -15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез -5..-10 градус салкын булуы көтелә.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 


Нет комментариев