Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда эпилепсия белән авырулыларга зур игътибар бирелә

Тулаем республикада 5 мең чамасы — өлкәннәр һәм 2 меңгә якын балалар эпилепсиягә дучар. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр һәм статистика белән таныштырдылар.

«Эпилепсия белән авыручылар саны төгәл түгел. Мәкерле чир белән авыруларын яшерүчеләр дә бар. Ялгыш диагноз куелган кешеләр дә булуы ихтимал», — дип белдерде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Эпилепсия авыруының формалары төрле булырга мөмкин. Билгеле булганча, 60 якын төрле приступлары бар. Кеше эпилепсия приступы вакытында егылыуы һәм аның көзән җыерулары башлануы мәҗбүри түгел.

Эпилептолог, КГМА балалар неврологиясе кафедрасы доценты Дмитрий Морозов әлеге мәкерле чир хакында булган мифлар буенча ачыклык кертте:
«Беренче һәм иң төп миф, эпилепсияне дәвалап булмый. Бу алай түгел. таблеткалар ярдәмендә пациентларның 70% приступлардан дәвалана, тагын 10% кешене операция ярдәмендә коткарырга мөмкин. Ялгыш фикер — эпилепсия белән пациентлар гомер буе дарулар эчәргә тиеш. Чынлыкта препаратларны табиб билгеләгән билгеле бер вакыт дәвамында кулланырга зарур. Шулай ук күпләр бу авыру нәселдән тапшырыла, дип ышана. Бу да миф!»

Табиб эпилепсиядән дарулар хәтер начараюга сәбәпче булмаганын, бавыр чирләренә китермәгәнен һәм аларга күнегү булмаганын да ассызыклады. Әлеге диагноз белән авырган хатын-кызлар да сәламәт балалар тудырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев