Татарстанда “Герой ана” исеме йөртүчеләргә ташламалар билгеләнде. Буада герой әниләр икәү
Бу хакта карар хокукый мәгълүмат порталына эленде.
Хәзер “Герой аналар”, Россия Федерациясе һәм Хезмәт Геройлары кебек үк, санатроийларга юлламалар, коммуналь хезмәтләргә һәм өй телефонын файдалану өчен түләүләргә чыгымнарга компенсация, шулай ук транспортта йөрүгә ташламалар ала алалар. Моны финанслау федераль бюджеттан гамәлгә ашырылачак.
Сүз уңаеннан, Буа районында бүгенге көндә “Герой ана” ордены белән бүләкләнгән ун һәм аннан күбрәк балалы ике әни яши. Алар Любовь Викторовна Ардышева һәм Вера Александровна Матвеева. Ике әни дә буа шәһәрендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев