Татарстанда яңа атна 0 градуска кадәр җылыну һәм көчле җил белән башлана
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда яңа атна 0 градуска кадәр җылыну һәм көчле җил белән башлана

18 декабрьдә Татарстанда буран көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге кисәтә.

Һава торышы болытлы, кар явуы көтелә. Көндез 0..-5 градус булачак, юлларда бозлавык.

Кичә синоптиклар Татарстанда дүшәмбе көнне кар көртләре булачагы турында кисәткән иде.

 


Нет комментариев