Татарстанда яшәүчеләрне программистлар көнендә IT-диктантка чакыралар
13 сентябрьдә, Программистлар көнендә, Россиядә мәгълүмат технологияләре буенча «IT-диктант» уза.
Быел ул алтынчы тапкыр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында хәбәр иттеләр.
Диктантта цифрлы компетенцияләр үсешенең сигез юнәлеше буенча 32 сорау, тест биремнәре төрле дәрәҗәдәге катлаулылыкта — компьютер техникасы белән эшләү нигезләреннән алып социаль челтәрләрдә эшләү һәм шәхси мәгълүматларны саклау күнекмәләрен тикшерүгә кадәр була.
Диктант берничә дәрәҗәдән тора, диделәр ведомствода. Шулай итеп, башлангыч мәктәп укучылары өчен (1-4 сыйныф) һәм стандарт тест дәрәҗәсе бар. Теманы белүчеләр өчен «pro версия» дәрәҗәсен узарга тәкъдим ителә.
Теләге булган һәр кеше чакырыла. IT-диктант онлайн-форматта уза. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. 2022 елда IT-диктантка 230 меңнән артык катнашучы җыелган.
Тест узучылар үз цифрлы күнекмәләренә объектив бәя ала. Баллар нинди белемнәрне арттырырга кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев