Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда яше йөздән узган 334 кеше яши, шуларның 7се Буа районында гомер итә

Район социаль яклау идарәсеннән 5 май көнне алынган мәгълүматларга караганда, Буада иң өлкән кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны, Буада яшәүче Рәүф ага Төхфәтуллин, быел гыйнвар аенда аңа 106 яшь тулды.

 

102 яшьлекләр ике кеше – Иске Суыксу Выселкасыннан Хөршитбану әби Сәлимҗанова һәм Вольнистаннан Хөршитбану әби Исхакова.  101 яшен тутыручылардан  Яңа Тинчәле авылыннан Фәүзия әби Хәсәнова. Кырык Садактан Хәдичә  әби Сәгъдиевага августта, Бөек Ватан сугышы ветераннары Буада яшәүче Михаил Дмитириевич Панцыревка быел октябрьдә  һәм Кырык Садакта гомер итүче Зариф ага Хәйруллинга  киләсе елның февралендә, Аллаһы бирсә, 101 яшь тулачак.   

Сүз уңаеннан, Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерүенчә, Татарстанда яше йөздән узган 41 ир-ат һәм 293 хатын-кыз яши. Иң олы хатын-кыз Ютазы районында гомер итә. Рекордсменкага 107 тулган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев