Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә 24 млрд сум кулланылган

9 ел эчендә Татарстанда 398 территория төзекләндерелгәнен, бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Әлеге сумманың күпчелек өлеше республика дәүләт бюджетыннан бүлеп бирелгән.

«Ишегалларны һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы 2015 елдан гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, узган ел республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә аерым 13,7 млрд. сум тотылган. Агымдагы 2024 елда Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә 64 иҗтимагый объект төзекләндереләчәк. Финанслауның гомуми күләме 2,36 млрд сум тәшкил итәчәк», — диде спикер.

ТР Шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина Казанда быел алты иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәге хакында билгеләп үтте.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында республикада 62 объект төзекләндереләчәк. «Уңайлы шәһәр мохитен кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә булдыру» бөтенроссия конкурсында җиңгән Баулы һәм Кукмара шәһәрләре 166,17 млн сум күләмендәге ярдәм белән уңай үзгәрешләр кичәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев