Татарстанда юлларда көчле бозлавык һәм 4 градуска кадәр җылылык көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Иртән юеш кар һәм яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр явачак . Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез явым-төшем көтелми, әмма кайбер районнарда томан һәм бозлавык булырга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 7-12 метрга җитәчәк.
Термометр баганасы 0дән +4 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Шулай ук республика халкын юлларда бозлавык турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев