Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда көчле яңгырлар һәм томан көтелә

Бүген, 7 ноябрьдә, үзәге Ак диңгез өстендәге төньяк циклонның актив фронталь бүленеше аркасында Татарстанда һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Республикада болытлы һава торышы булачак. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә бөтен республикада яңгырлар ява, урыны белән (әмма Казанда түгел) — көчле яңгырлар. Кайбер районнарда томан төшәчәк (Татарстан башкаласында — иртән генә).

Җил көньяк-көнчыгыштан, 7-12 м/с тизлектә, вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Кайбер урыннарда (Казан территориясендә түгел) ул 15 м/с кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава температурасы 5-10 градус җылы булачак (республика башкаласында +6..+8 градус).

«Татар-информ» элегрәк метеорологлар мәгълүматларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Татарстанда ял көннәрендә яңгырлар һәм һаваның нуль градуска кадәр салкынаюы фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев