Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә бер тапкыр түләү күләме 3 миллион 100 мең сум булды
.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Радик ТӨХФӘТУЛЛИН әлеге түләүнең нинди шартларда бирелүе һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтелү турында сөйләде.
-Радик Харисович, Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен бер тапкыр бирелүче пособиенең күләме арттырылу турында мәгълүм булды. Ул ничек түләнә?
- Татарстан Республикасы җитәкчелеге хәрбиләргә бер тапкыр бирелүче пособиене 3,1 миллион сумга кадәр күтәрү турында җитди карар кабул итте. Әлеге сумманың 2,7 миллион сумы регион аша түләнсә, калган 400 мең сумы - Россия Оборона министрлыгы аша. Бу суммага өстәмә бонуслар кермәгән: экипировка, башка регионнардан һәм хәрби частька барып җитү юлы бәясе. Моннан тыш тиз арада документларны туплау һәм медкомиссия үтү һәм хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә Татарстанның Юстиция министрлыгы аша 3 мең төрдә төбәк һәм муниципаль ярдәм күрсәтү мөмкинлеге. Без Ватанны саклауның иң югары һәм мөһим хезмәт булуын аңлыйбыз, шуңа күрә аның сагында торучы һәркем әхлакый һәм матди яктан югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән булырга тиеш. Шулай ук Россиянең башка регионнарыннан килүчеләр дә шундый ук түләү шарты белән Татарстанда хәрби контракт төзи алалар. Бер үк вакытта Африка корпусына туплау бара, БПЛА югары технологик подразделениесе хәрби частьләренә дә.
-Безнең районда хәрби контракт төзү процессы ничек оештырылган һәм контракт төзергә килүчеләр бармы? - Хәрби контракт төзү процессы мөмкин кадәр нәтиҗәле һәм ашыгыч шартларда эшләнә. Берике көн эчендә контрактчы медкомиссия уза һәм әңгәмә үтә. Документларын туплагач, Казанга контракт буенча хезмәт итү өчен сайлап алу үзәгенә озатыла. Анда барлык кирәк булган амунацияләр белән тәэмин ителгәннән соң, СВО зонасына киткәнче, махсус әзерлек үтү өчен хәрби частьларга билгеләнәләр. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты буенча хәрби контракт төзү план буенча алып барыла. Искәртеп әйтәсем килә: 18 яшьтән алып 60 яшькәчә кеше хәрби контракт төзергә мөмкин, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә теләүче Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итмәгән булырга да мөмкин.
Махсус әзерлек вакытында алар өйрәнүләр узалар. Без контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләрне Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 74 адресы буенча ял көннәреннән кала 8 дән 17 сәгатькәчә көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев