Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда М12 юлын төзегәндә татар-рус керамикасы калдыкларын тапканнар

Татарстанда М12 «Көнчыгыш» юлын төзү барышында археологик казу эшләре оештырылды.

Югалган Урта Колаңгы җирлек территориясен өйрәнгәндә татар-рус керамикасы калдыклары һәм XVII-XX гасырлардагы керамиканың күп кенә кисәкләре табылган. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясе сайтында хәбәр ителә.

Казу эшләре зур мәйданда, якынча 30 мең кв. метрда башкарылган. Археологлар биредә 5 метрга 5 метр һәм аннан да күбрәк зурлыктагы торак калдыкларын тапканнар, аларның үзәк өлешендә учаклар булган.

Тикшеренүчеләр анда керамика калдыкларыннан тыш, көнкүрештә кулланыла торган күпсанлы предметлар да тапкан. Алар — тәңкә, тәре, төймә, тарак, ук, гильза, пуля, прәшкә, пломба, кыңгырау, уен фишкалары һ.б.

Урта Колаңгы авылы хәзерге Кайбыч районы территориясендә Колаңгы елгасының уң һәм сул ярында, хәзерге Түбән Колаңгы авылы һәм Олы Колаңгы бистәсе арасында булган. 1958 елда ук Урта Колаңгыда 128 кеше яшәгән, ләкин 1960 нчы еллар уртасында ул юкка чыккан. Күрше торак пунктлар (Зур Колаңгы, Түбән Колаңгы һәм Колаңгы тимер юл станциясе бистәсе) әлегә кадәр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев