Татарстанда менталь тайпылышлы кешеләрне эшкә урнаштыруда ярдәмгә чыгымнар расланды
Татарстанда 2024-2026 елларга «Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү» хезмәтенә чыгымнарның җан башына нормативы расланды.
Бер хезмәт өчен ул 40 272 сум 64 тиен булыр дип көтелә. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Документ нигезендә, норматив 2022-2026 елларга Татарстанда аутизм спектры авырулары һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләргә комплекслы ярдәм итү концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев