Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда муниципаль депутатларны өстәмә сайлаулар башланды

Татарстанда муниципаль берәмлек депутатларын өстәмә сайлаулар башланды. Сайлау участоклары иртәнге җидедә ачылды, дип хәбәр ителә республика Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.

«Шәһәр һәм авыл советлары депутатларының 29 мандатына 116 кандидат – сәяси партияләрнең төбәк бүлеге вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче кандидатлар – дәгъва кыла», - диелә хәбәрдә.

Тавыш бирү Ютазы, Әгерҗе, Тукай, Аксубай, Менделеевск, Әлмәт, Апас, Лениногорск, Югары Ослан, Чүпрәле, Кукмара, Яшел Үзән, Алабуга районнарында, шулай ук Түбән Кама һәм Нурлатта үткәрелә. Анда республикада яшәүче 16 меңнән артык кеше катнашу хокукына ия.

Үзәк сайлау комиссиясендә искәртүләренчә, тавыш бирү 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев элегрәк белдергәнчә, тавыш бирү вакытында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар элемтә телефоны эшли: 8 (843) 292-84-33. Аның буенча белешмә мәгълүмат алырга, шулай ук тавыш бирү участокларында ихтимал закон бозулар хакында хәбәр итәргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев