Татарстанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленә гариза бирү кампаниясе дәвам итә
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
«Быел „Наше время — Безнең заман“ фестивале Татарстанда 11 нче тапкыр үткәрелә. Катнашу өчен гаризалар фестивальнең bzzm. ru рәсми сайтында кабул ителә», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.
«Наше время — Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, проектта катнашу өчен Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмаларының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге вәкилләре чакырыла. Эшче яшьләр ялгыз һәм команда белән «Музыкаль юнәлеш», «Бию» һәм" Дан минуты" номинацияләрендә чыгыш ясый ала.
Узган ел катнашучыларның яшь чиге 45 яшькә кадәр арттырылды. Дөрес, 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар аерым түгел, ә иҗат коллективы составында гына чыгыш ясый ала. Шул ук вакытта өлкәнрәк катнашучылар саны чыгыш ясаучы коллективның 50 процентыннан артмаска тиеш. Бу кагыйдә быелгы фестиваль өчен дә саклана.
Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең һәрберсе оешманың җитештерү өлкәсе, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге штатлы хезмәткәре булырга тиеш. Проектта мәдәният тармагы хезмәткәрләре катнаша алмый, чөнки алар өчен бу профессиональ эшчәнлек төре булып тора.
Быел «Наше время — Безнен заман» фестиваленең зона этаплары Чаллыда (6-7 октябрь), Әлмәттә (13-14 октябрь) һәм Казанда (20-21 октябрь) узачак. Бәйгенең һәр зона этабы гала-концертлар белән тәмамланачак, алар барышында төрле номинацияләрдә призерлар бүләкләнәчәк һәм гомумкоманда хисабына йомгак ясалачак.
Фестивальнең белем бирү юнәлеше дә бар: проект вакытында Татарстан һәм Россия сәнгать осталарыннан актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, пластика, сәхнә сөйләме, хореография, вокал, конферанс буенча мастер-класслар уза.
Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнаша. «Безнең заман» суперфиналы 17-18 ноябрьдә Казанда уза. Гала-концерт Казанның «Пирамида» сәүдә-мәдәният-күңел ачу комплексында 20 ноябрьдә булачак.
«Безнең заман» фестивале — эшче һөнәр вәкилләренең ни дәрәҗәдә талантлы һәм мавыктыргыч була алуын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек. Узган сезонда анда 185 предприятие, оешма һәм учреждение катнашты, алардан 1600 артык катнашучы үз талантларын күрсәтте.
2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев