Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары 14 спектакль күрсәтәчәкләр

27 марттан 4 апрельгә кадәр Түбән Камада Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналагы үткәреләчәк. Агымдагы елда проект икенче тапкыр оештырылуын матбугат конференциясендә билгеләделәр.

«Атналыкта Мәскәү, Тубыл, Уфа, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән килгән театрлар спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. 11 театрның 14 постановкасын тамаша кылу мөмкинлеге булачак. Атналык Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры „Сүнгән йолдызлар“ спектакле белән ачылачак. Спектакльләр өч мәйданчыкта: Түбән Кама Халык иҗат йорты, Җәлил театрал комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасы күрсәтеләчәк. 1 апрель — Көлке көне уңаеннан Халык иҗаты йортында Түбән Каманың „Мунча ташы“ эстрада театры „Безнеңчә“ исемле тамаша тәкъдим итәчәк. Шулай ук төрле мастер-класслар, иҗади очрашулар оештырылачак», — дип хәбәр итте Түбән Каманың Халык иҗаты йорты җитәкчесе, проект авторы Илнур Сәгыйтов. 
 
Билетларны кассалардан һәм электрон сервислардан алып була икән. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм социаль керемнәре әз булган гаиләләргә билетлар бушлай булачак. Аларны Халык иҗаты йортыннан алырга мөмкин яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән категория гражданнарга китереп бирү дә каралган. Оештыручылар һәр спектакльгә «Пушкин картасы» гамәлдә булуын да ассызыкладылар. Искәртик, «Пушкин картасы» — дәүләт программасы, ул 14-22 яшьлек россиялеләргә бөтен ил буенча мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев