Татарстанда өч игез бала табучылар өчен түләүне 100 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр
Татарстанда өч игез бала туган гаиләләргә бирелә торган ярдәм чараларын арттырырга мөмкиннәр.
Республика Рәисенең бу хактагы указының проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Документ нигезендә, бер тапкыр бирелә торган түләүне һәр бала өчен 10 мең сумнан 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.
Шулай ук балаларга бер ярым яшькә кадәр бирелә торган айлык пособие күләмен дә арттыру планлаштырыла. Аның күләмен балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерергә телиләр.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-oc-igez-bala-tabucylar-ocen-tulaune-100-men-sumga-kadar-arttyryrga-momkinnar-5923223
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев