Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда реаль хезмәт хакы 13,1 процентка арткан

Агымдагы елның гыйнварыннан сентябрьгә кадәрге чорда Татарстандагы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең эш хакы, кече эшкуарлык субъектларын да кертеп, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 13,1 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматларында шулай диелә.

2023 елның гыйнвар-сентябрендә уртача айлык номиналь хезмәт хакы, 2022 елның шул чоры белән чагыштырганда 18,1 процентка артып, 59 222,3 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта, август белән чагыштырганда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы сентябрьдә 0,4 процентка арткан. Сентябрьдә номиналь хезмәт хакы август белән чагыштырганда якынча 1,1 процентка үскән.

Тулаем алганда, республикада җан башына туры килгән акчалата керемнәр, ел дәвамында 13,9 процентка артып, гыйнвар-сентябрьдә аена 48 281 сум тәшкил иткән. Бу вакытта реаль акча керемнәре 9,1 процентка арткан.

2023 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча кунакханә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы - иң түбәне (36 211,4 сум, республика буенча уртача күрсәткечтән 38,9 процентка азрак), файдалы казылма чыгару тармагында эшләүчеләрдә иң югарысы (95 174,3 сум, республика буенча уртача күрсәткечтән 60,7 процентка артыграк) булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев