Татарстанда салкын һава торышы саклана
10 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Көндез явым-төшем фаразланмый. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 10 метр тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез -18 дән -23 градуска кадәр тәшкил итә.
Юлларда бозлавык саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев