Татарстанда томан һәм бераз яңгыр көтелә
Синоптиклар татарстанлыларны республиканың аерым районнарында томан турында кисәтте. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан», — диелә хәбәрдә.
Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 14 метрга җитәчәк. Термометр баганасы +8.. +13 градус күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев