Татарстанлы үз йорты бакчасында банан үстерергә булган
Түбән Кама кешесе үз йорты янында банан плантациясе утырткан.
Түбән Кама кешесе үз йорты янында банан плантациясе утырткан. Аның сүзләренчә, ул өч еллык үсентеләрә заказ биргән. Аннары аларны өйдәге чүлмәкләргә утырткан, ә аннары, җылынгач, урамга чыгарган. Шундый бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: банан – безнең төбәкләр өчен бик үк җиңел булмаган культура. Һава температурасы нульгә якынлашканда аның яфраклары көчсезләнә башлый. Ә аннан да түбән температураларны банан бөтенләй күтәрә алмый. Ир-ат кышкылыкка банан агачының тамырларын җылыга күчерүне планлаштыра. Шулай да, белгечләр әйтүенчә, нинди генә тырышлык куелмасын, банан агачы җимеш бирә алмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев