Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанлыларның кайсылары ноябрь ае өчен арттырылган хезмәт хакы алачак?

Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда арттырылган хезмәт хакы алачак.

Көзнең соңгы аенда татарстанлылар 2 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр ял итәчәк. Шулай ук республика халкы өчен 6 ноябрь дә бәйрәм көне булачак. Күрсәтелгән даталарда эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакыра ала, әмма моңа хезмәткәрнең ризалыгы булырга һәм бу көннәрдә эшләгән өчен икеләтә түләү булырга тиеш.

 

Ноябрь бәйрәмнәрендә шулай ук смена графигы булган хезмәткәрләр эшләячәк. Әмма әлеге категориядәге татарстанлыларга бары тик бәйрәм көннәрендә – 4 һәм 6 ноябрьдә генә икеләтә түләү каралган, ә 2 һәм 3 ноябрьдә эшкә чыгу өчен бер тапкыр гына түләнәчәк.

Димәк, икеләтә түләүле көннәрдә эшләячәк татарстанлыларга ноябрь өчен югары хезмәт хакы түләнәчәк, ул күпчелек очракта декабрьдә күчереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев