Татарстанның иң яхшы имтихан алучы инспекторларның берсе Буада эшли (+фото)
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән лейтенанты Илнур Шәрәфетдинов 2008 елдан бирле юл йөрү куркынычсызлыгы сагында. Ә район бүлекчәсенә ул быел май аенда гына күчкән. Шуннан бирле курсантлардан юл йөрү кагыйдәләре, йөртү осталыгы буенча имтихан ала. Ә конкурс көнне аңа үзенә имтихан бирергә туры килгән. Ул кагыйдәләр белүдә дә, А, В, С,...
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән лейтенанты Илнур Шәрәфетдинов 2008 елдан бирле юл йөрү куркынычсызлыгы сагында. Ә район бүлекчәсенә ул быел май аенда гына күчкән.
Шуннан бирле курсантлардан юл йөрү кагыйдәләре, йөртү осталыгы буенча имтихан ала. Ә конкурс көнне аңа үзенә имтихан бирергә туры килгән. Ул кагыйдәләр белүдә дә, А, В, С, D категорияләренә йөртү осталыгы буенча да яхшы күрсәткечләргә ия булып өченче урын алган.
Җиңүчеләрне Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов тәбрикләп кубок, медаль, диплом һәм акчалата бүләк тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев