Татарстанның салым органнарында телефон номерлары үзгәрде
Татарстанның барлык салым органнарында телефон номерлары үзгәрде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә шалтыратканда 7(843)528-09-90 телефонының бердәм номерын, ә аннары идарәнең структура бүлекчәләре вазифаи затларының өстәмә номерларын җыярга кирәк. Исемлек Федераль салым хезмәте сайтында «Россия Федераль салым хезмәтенең структура бүлекчәләре» бүлегендә урнаштырылган.
Шундый ук принцип буенча республикада территориаль салым органнары белән телефон элемтәсе оештырылды: салым органы телефонының бердәм номерына шалтыратырга, аннары структура бүлекчәләре вазифаи затларының өстәмә номерларын җыярга кирәк. Инспекцияләрнең элемтә телефоннары Россия Федераль Салым хезмәтенең рәсми сайтының төбәк блогында «Инспекцияләр белән элемтә» бүлегендә урнаштырылган.
Россия Федераль Салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәгенең 8-800-222-22-22 телефон номеры элеккеге режимда эшләвен дәвам итә, дип искәрттеләр ведомствода. Аңа шалтырату түләүсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев