Түбән Наратбаш авылыннан Әлфия апа Хәйруллина гигант помидорлар үстергән (+фото)
Бер кило ярымга аз гына җитмәгән помидорны безгә дә күрсәтте уңган бакчачы. Ә алдагы көндә өзеп алганы 1800гә үк тарткан булган. Анысының бер ягы кып-кызыл, икенче ягы яшел булган. Әлфия апаның гигант помидорлары гаҗәп "итле" һәм тәмле дә. Ул мондый сортны өченче ел үстерә. Февральдә орлыгын чәчә, аннары теплицага чыгара...
Бер кило ярымга аз гына җитмәгән помидорны безгә дә күрсәтте уңган бакчачы. Ә алдагы көндә өзеп алганы 1800гә үк тарткан булган. Анысының бер ягы кып-кызыл, икенче ягы яшел булган.
Әлфия апаның гигант помидорлары гаҗәп "итле" һәм тәмле дә. Ул мондый сортны өченче ел үстерә. Февральдә орлыгын чәчә, аннары теплицага чыгара һәм туфракка күчереп утырта. Гигант помидорлар теплицада үскәннәр. Ә беренче помидорлары инде 5 июньдә өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев