Түбән Наратбашта төлкеләр тагын тавыкларны буганнар (+фото)
Түбәннаратбашлылар һаман да аптырашта, алар әйтүенчә, вак терлеккә, кош-кортка төлкеләр һаман һөҗүм итәләр. Редакциягә электрон хәбәр дә җибәргәннәр. "Бүген көндез юлдан узып баручы автомобильче төлкене куркытып, тавыкны авызыннан диярлек тартып алган. Синеке түгелме дип, ярым үле гәүдәсен миңа күтәреп килгән. Миннән биш йорт аркылы яшәүче кешенеке булып чыкты. Берсенең канаты...
Түбәннаратбашлылар һаман да аптырашта, алар әйтүенчә, вак терлеккә, кош-кортка төлкеләр һаман һөҗүм итәләр. Редакциягә электрон хәбәр дә җибәргәннәр.
"Бүген көндез юлдан узып баручы автомобильче төлкене куркытып, тавыкны авызыннан диярлек тартып алган. Синеке түгелме дип, ярым үле гәүдәсен миңа күтәреп килгән. Миннән биш йорт аркылы яшәүче кешенеке булып чыкты. Берсенең канаты канап тора иде. Һәркөнне шуңа охашаш хәл бездә" - диелгән анда. Дәлилләп, фото да җибәргәннәр.
фото: neyapolitech.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев