Түбән Наратбаштагы тавыкларны, сарыкларны чупакабра аулый?
"ВКонтакте" социаль төркемендәге "Жизнь Буинска" төркемен укучылар шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә һәм Түбән Наратбаш авылында төлке йөргәнлеге хакында язганнар иде. Беренче хәбәрнең авторы элемтәгә чыга алмасак та, Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания Низамова өенә барып үзе белән сөйләштек. Ул, чыннан да, авыл кырыендагы иске иген амбарларында төлкеләр ияләшүен һәм алар аның...
"ВКонтакте" социаль төркемендәге "Жизнь Буинска" төркемен укучылар шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә һәм Түбән Наратбаш авылында төлке йөргәнлеге хакында язганнар иде. Беренче хәбәрнең авторы элемтәгә чыга алмасак та, Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурдания Низамова өенә барып үзе белән сөйләштек. Ул, чыннан да, авыл кырыендагы иске иген амбарларында төлкеләр ияләшүен һәм алар аның 7 тавыгын алып китүләрен әйтте. Күршесе Фәйрүзә Хәйруллина да авылдагы берәүләрнең сарыкларын бууларын сөйләде. Алар белдерүенчә, авыл халкы чупакабра ияләшмәгән микән дип шикләнәләр, ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев