Театраль Сабантуй төгәлләнде. Төп приз – автомобиль Камал театры артисты Минвәли Габдуллинда (фоторепортаж)
Артистлар арсында иң югары - 80 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендә көрәшкән Минвәли Габдуллинның бу инде икенче җиңүе. Беренче автомобилен ул 2007 елда Саба районында узган театраль Сабантуйда алган. Сабантуй шартлары буенча баш батыр көрәш келәменә биш елдан соң чыга ала. Буа артистлары арасында да оста көрәшүчеләр бар. Ринат Әкбәров 70...
Артистлар арсында иң югары - 80 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендә көрәшкән Минвәли Габдуллинның бу инде икенче җиңүе. Беренче автомобилен ул 2007 елда Саба районында узган театраль Сабантуйда алган. Сабантуй шартлары буенча баш батыр көрәш келәменә биш елдан соң чыга ала. Буа артистлары арасында да оста көрәшүчеләр бар. Ринат Әкбәров 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә өченче, Булат Гыйләҗев 80 килограммга кадәргедә икенче урын яуладылар. Тагын ир-егетләр командасы да, хатын-кызлар да аркан тартуда икенче булдылар. Шәхси беренчелектә Флера Хәлимова кул көрәштерүдә, таяк тартуда җиңде. Әминә Шәрәфетдинова чүлмәк ватып, Ринат Рахматуллин авызына йомырка салынган кашык кабып йөгереп, пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча буалылар 12 театр арасында бишенче баскычта.










Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев