Әти-әнисе пикникта ялгыш кызларын яндырганнар
Әлеге фаҗига май бәйрәмнәрендә Алтай краеның Павлов районында була. Прутская бистәсендә яшәүче гаилә 9 яшьлек кызларын алып табигатькә чыга. Әти-әниләре мангалда ут элдерәләр, моның өчен кабызгыч сыеклык кулланалар. Үзләре шашлык әзерләгән арада утның мангалда үләнгә үрләвен һәм сыелык тутырган шешәгә җитүен сизмиләр дә. Шешә шартлый һәм андагы утлы сыеклык балаларын...
Әлеге фаҗига май бәйрәмнәрендә Алтай краеның Павлов районында була. Прутская бистәсендә яшәүче гаилә 9 яшьлек кызларын алып табигатькә чыга.
Әти-әниләре мангалда ут элдерәләр, моның өчен кабызгыч сыеклык кулланалар. Үзләре шашлык әзерләгән арада утның мангалда үләнгә үрләвен һәм сыелык тутырган шешәгә җитүен сизмиләр дә. Шешә шартлый һәм андагы утлы сыеклык балаларын чолгап ала. Кызчык кычкыргач, әти-әниләре утны тиз-тиз сүндереп, баланы дәваханәгә илтәләр. Әмма 70 процент пешү алган кыз үлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев